Түбән Кама районының Түбән Уратма авылы халкы махсус хәрби операция хәрбиләренә төрле җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләп җибәрәләр. Үзебезнең һәрбер Яңалыкар чыгарылышында диярлек, без махсус хәрби операөиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрү темасын күтәребз. Бу юлы, Түбән Кама районының Түбән Туган яктан күчтәнәч. Түбән Уратма авылында яшәүчеләр хәрбиләр өчен чиядән кайнатма әзерлиләр. Беренче партиядә400 банка япканнар.Тәмле дә, шифалы да, ди хуҗабикәләр. Гуманитар ярдәм әзерләүдә аларның тәҗрибәләре шактый зур — бергәләп иван-чәй җыялар, мунча себеркесе ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр. Эш барышын безнең иҗат төркеме күреп кайтты.











