Мөселман хатын-кызлары җыеныннан Мөршидә Җиһан репортаҗы.
Гаилә учагын сүндерми саклап калудагы өлешеннән тыш , хатын-кызның төп сыйфаты җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек булуын билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин форумда катнашучыларны сәламләп.
Быелгы форум – һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап оештырылган. Шуңа да татарстан мөфтие
Мәүлид фазыйләтләре турында сөйләп мөслимәләрне бәйрәмгә чакырды.











