Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашты.
Яклар инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республика белән банкның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук «Газпромбанк»ның Татарстанның фәнни-мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.











