25 августта көн дәвамында төбәктә урыны белән яшен һәм көчле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, Казанда 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика башкаласында яшен төнге сәгатьләрдә фаразлана.











