«Шәхесләрне мәңгеләштерү белән бәйле вакыйгалар хәтер, истәлек чаралары булып тора. Казанда биш шундый чара оештырыла. Яр Чаллыда хастаханә территориясендә күренекле хирург Ренат Акчуринга бюст ачылачак. Казанда Толстой урамы, 16а адресы буенча драматург, публицист Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла.
1930-1937 еллардаТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе Кыяметдин Абрамовка Карл Маркс урамы, 54 адресы буенча мемориаль такта куела.
Армия генералы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә бюст 188 нче күп профильле лицейда куела. КМПОның элеккеге генераль директоры Александр Павловка барельеф, завод тарихына багышланган истәлек стеласы ачу ниятләнә. «КМПО коллективы җитәкченең хәтерен мәңгеләштерү башлангычы белән чыккан.











