Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Байконур шәһәре администрациясе башлыгы Константин Бусыгин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды.
Сөйләшүләр барышында төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү турында фикер алыштылар.
Константин Бусыгин Казанга эш сәфәре белән килде һәм, көтелгәнчә, Казан Глобаль яшьләр саммиты чараларында катнашачак.











