Республиканың барлык районнарында да көзге чәчүгә керештеләр.
Көзге чәчүгә республиканың барлык районнарында да керештеләр. Шул ук вакытта игенчеләр бөртеклеләрне җыюны да дәвам итәләр. Ютазы районында механизаторлар урак өсте һәм чәчү эшләрен бер юлы алып баралар.
Күпфункцияле чәчү комплексына ашламалар, аммиак селитрасы һәм орлык кертәләр, шулардан киләсе ел уңышы артачак. Югары технологияле агрегатлар «Агромир» хуҗалыгына яхшы бөртекле ашлыкны һава шартларына бәйсез рәвештә алырга мөмкинлек бирә. Бу басуда барлык таләпләрне саклап, май культуралары чәчәләр.
Хуҗалыкта барысы 6 мең 300 гектар сөрүлек җир бар. Шуларның 4 меңнән артыгы бөртекле һәм азык культуралары өчен билгеләнгән. Бирәде тәҗрибәле механизаторлар эшли.
Явым-төшем күп булуга карамастан бөртекле культура мәйданнарының яртысыннан артыгын суктырылган инде.











