ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәкне ачу тантанасында төзелеш өчен акчаларның бер өлешен бизнесмен Алишер Усманов бүлеп бирүе турында хәбәр итте.
«Бүген, башкалабызның төп бәйрәме – Республика көне алдыннан, яңа Фехтование үзәген файдалануга тапшырабыз. Әлеге заманча комплекс тренировкалар уздыру һәм башкалада ярышлар оештыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Мин бер серне ачарга телим: безне бу комплексны тулы һәм зур итеп төзергә Алишер Борһанович (Усманов – Т-и. иск.) этәрде. Республикабызның традицияләрен яшь спортчыларыбыз дәвам итәргә тиеш. Хәерле сәгатьтә!» — диде Татарстан Рәисе.
Яңа объект Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә Россия фехтование федерациясе белән берлектә төзелгән.











