Иртәнге чыгарылыш
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Совет утырышында Татарстанда 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милләтләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2036 елга кадәрге чорга яңа стратегия бурычлары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика халкын котлады.
Республика яшьләре Казанның «Урам» экстрим-паркында 2400 квадрат метр мәйдан биләгән гигант триколор җәелдерде. Акцияне Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, «Бердәм Россия” партиясенең “Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге оештырды. 60 ка 40 метр зурлыктагы флагны 350 дән артык кеше сузган.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка килде. Россия делегацияе биредә Халыкара тынычлык һәм ышаныч форумында катнаша.
Бүген – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын котлады.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгьрифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференциянең темасы — «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дип атала.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Халыкара тынычлык һәм ышаныч форумында катнаша. Форумда Владимир Путин чыгыш ясады.
Бүген – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын котлады.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгьрифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференциянең темасы — «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дип атала.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Халыкара тынычлык һәм ышаныч форумында катнаша. Форумда Владимир Путин чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Иран Президенты Масуд Пезешкиан белән сөйләшүләрендә катнашты.