Иртәнге чыгарылыш
Бүген — Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
2026 елның гыйнварында Әлмәттә социаль әһәмиятле «Герой әтисе» проекты гамәлгә ашырыла.
Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм имин дистанция сакларга чакыралар.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Рубин» футбол клубы элеккеге баш тренеры Рәшит Рәхимовны кабул итте, танылган тренерга командадагы нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды. Биредә шулай ук тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан. Поликлиниканы капиталь ремонтлауга һәм җиһазландыруга 33 миллион сумга якын акча бирелгән.
Ана капиталы — балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларыннан берсе. Февральдә түләү күләме инфляция дәрәҗәсенә карап, 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Беренче бала тугач, 2026 елның 1 февраленнән гаиләләр 737 мең сум алачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионаты хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Халыкара элемтәләрдәге автивлык буенча Россия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында беренче урынны яулады. Экспертлар фикеренчә, Татарстанның халыкара эшчәнлеге системалы рәвештә төзелгән һәм даими нигездә алып барыла, чит илләр белән элемәләре динамик рәвештә ныгый.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионаты хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының яңа тренеры, Испания вәкиле Франк Артига белән очрашты. Алар команда алдына яңа сезонга куелган бурычлар турында сөйләштеләр.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте.










