2023 елның 1 сентябрендә Россиядә йорт хайваннарын мәҗбүри маркировкалау һәм исәпкә алу буенча ветеринария кагыйдәләре гамәлгә керде. Исәпкә алуның иң чик сроклары терлекләрнең төренә, аларның санына һәм хуҗалыкның милек рәвешләренә карап — 2024 елның 1 сентябреннән 2029 елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән. Хайваннарны мәҗбүри теркәү эше авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы терлеклекләреннән башланып киткән иде. Хәзер сезнең игътибарга бу эшнең барышына багышланган әңгәмәләр тәкъдим итәбез.










