Атна башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубайда булды. Анда азык-төлек сәнәгате һәм эчемлекләр җитештерүгә багышланган дөньяда иң эре Gulfood күргәзмәсе оештырылды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде. Тиешле указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.
Республиканың министрлык һәм ведомстволарының узган елга нәтиҗәләр ясау һәм 2026 елга бурычлар билгеләүгә багышланган йомгаклау коллегияләре дәвам итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов терлекчелекнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.










