Язучы һәм тәрҗемәсе Фатих Кутлуның иҗат кичәсеннән репортаж.
ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы һәм журналист тәрҗемәче, төрек милләтеннән булган Фатиһ Кутлуның татар телендә дөнья күргән “Кардәшлек кадере” китабын тәкъдим итү һәм иҗат кичәсе үтте. Анда китап сөючеләр белән беррәттән Фатиһ бәйнең якыннары, дуслары һәм шәкертләре, башка каләм әһелләре катнашты. Хәзер без сезнең игътибарга әлеге чарадан әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Аны Фатиһ Кутлу үзе башлап җибәрде һәм алып барды.












