Шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 90 ел.
Күптән түгел безнең һөнәрдәшебез, шагыйрь, публицист, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 90 ел тулды. Мидхәт ага үзенең бөтен гомерен диярлек Татарстан радиосы белән бәйләгән шәхес, шактый еллар радионың иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясен җитәкләгән журналист. Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышы аның якты рухына багышлана.











