«Кайда туган-шунда кирәк булган» дигән әйтем бар. Туган районы, туган төбәге өчен армый-талмый зур эшләр башкаручы шәхесләребез моны исбатлап тора. Алар – туган якның тоткасы, милләтебезнең горурлыгы. Бүгенге тапшыруыбыз данлыклы белем йорты – Буа ветеринария техникумының 95 еллык күркәм юбилеена багышлана. Татарстаныбызның һәр почмагы – үзе бер тарих, үзе бер яшел бишек. Бер гасырга якын тарихы булган Буа ветеринария техникумы нәкъ шушы бишек кебек: ничәмә-ничә буынга белем биргән, һөнәри осталыкка өйрәткән, иң мөһиме – туган якка, аның җиренә-суына чын күңелдән тугрылыклы, алтын куллы егетләр һәм кызлар тәрбияләгән.











