Бүген, 18 октябрьдә, шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәис улы Бохараевның тууына 75 ел тулды. Бүгенге тапшыруда без аның якты рухын искә алып, аның иҗади эшчәнлеге турында берникадәр мәгълүмат бирербез, һәм 2008 елда язып алынган әңгәмә аша сезгә Равил Бохараевның тавышын да ишеттерербез.











