Кулы эш белгән кешенең бу тормышта югалып калмавын сез яхшы беләсез инде, дусларым. Һөнәр – акча эшләү юлы гына түгел, күңелне үстерә, башкаларга да файда китерә торган булырга тиеш. Бүген сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган “Мең дә бер һөнәр” сәхифәсенең герое тәҗрибәсе һөнәр сайлау кебек мөһим эштә ярдәм итәр дип ниятлибез.
Лаеш районының Бима авылында Эмиль Сәлимов яшәгән йорт тирәсе әкият дөньясын хәтерләтә. Күләмле сыннар, төрле-төсле утлар ярдәмендә тудырылган бу матурлык — Эмиль Сәлимовның дизайнерлык өлкәсендәге иҗат уңышлары.












