Иртәнге чыгарылыш
1нче февральдә балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә акчалата түләү 5,6 процентка индексацияләнә.
Казанда «Безнең ишегалды» программасы нигезендә быел 100 мең кеше өчен 420 ишегалды яңартылачак.
Татарстанда V-XI сыйныфларда белем алучы 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак.
Мәдәният министрлыгы «Сәнгать әһелләре декадасы»н башлап җибәрә.
Кичке чыгарылыш
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановМаскатта Оман халыкара сәүдә күргәзмәсеначутантанасындакатнашты. Форуминновацияләр, заманча технологияләр һәм туристлык мәсьәләләренәбагышланган. Татарстан күргәзмәдәберенчетапкыр үз стендын тәкъдим итте.
1943 елның 2 феврале – Бөек Ватан сугышында Сталинградны совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шундый.











