Иртәнге чыгарылыш
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановМаскатта Оман халыкара сәүдә күргәзмәсеначутантанасындакатнашты. Форуминновацияләр, заманча технологияләр һәм туристлык мәсьәләләренәбагышланган. Татарстан күргәзмәдәберенчетапкыр үз стендын тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шундый.
Казанда «Буран» планы тагын ике көн гамәлдә булачак, дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Аның сүзләренчә, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре иртәгә дистанцион режимда эшләвен дәвам итә. Чәршәмбедә уку форматы буенча карарны иртәгә кабул итәчәкләр.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бин Саид Аль Мамари белән очрашты.
“Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән Алена Дрожинаның теләген үтәде.
Татарстан башкаласының барлык муниципаль парковкалары тагын ике көн, 3 һәм 4 февральдә бушлай эшләячәк. Парковкаларның түләүсез булуының сәбәбе — «Буран» планының озайтылуында. Чара юл хезмәтләренең урамнарны кардан көрәп урнаштыру эшен җиңеләйтү һәм юл кырыенда калдырылган автомобильләр санын киметү өчен каралган.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Татарстан Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI Бөтенроссия ярышлары башланды. Ярышларны республика Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Турнир Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең укыту-күнегүләр комплексында бара.
Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә 4 февральдә гражданнарны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры телефон элемтәсе оештырыла. Консультацияләр сәгать уннан уникегә кадәр дәвам итә.
Казанның «Геройлар таянычы» ресурс үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кызыл ромашка» Бөтенроссия акциясе узды.
“Татарстан белән Төркиянең сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм парламентара элемтәләре актив үсә. Киләчәктә дә без мөнәсәбәтләрне ныгытырга ниятлибез”, — дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Төркия делегациясе белән очрашуда. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия парламенты Татарстан Дәүләт Советының беренче чит ил партнеры булды.
Татарстанда фәнни-тикшеренүчеләр саны республиканың яңа тарихында иң югары дәрәҗәгә җитте – якынча 16 мең 500 кеше. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде. Татарстан фәнни-технологик үсеш идарәсе системасының җитлеккәнлек индексында беренче урында тора.
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында 11 февральдә «Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасы узачак, анда 11 номинация буенча Татарстанның иң яхшы галимнәре хезмәтен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.











