Атналык күзәтү.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маскатта үткәрелгән Оман халыкара сәүдә күргәзмәсе чараларында катнашты. Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышланды. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр катнашты һәм үз стендын тәкъдим итте.
Республикада ведомство һәм министрлыкларының узган елгы нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышлары дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Гербы көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елның 7 февралендә, расланган һәм Флаг, Гимн кебек үк республикабыз халкын берләштереп тора. Идел буе болгарларының борынгы геральдика символларын нигез итеп алган филолог Н.Ханзафаров, монументалист рәссам Р.Фәхретдинов – бүген Татарстаннан читтә дә билгеле булган гербны иҗат иткән авторлар. Алар бу эшне күпмилләтле Татарстанның төп символын булдыруга үз өлешен керткән фикердәшләре белән бергә башкарган. Герб көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.










