Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсеннән репортаж.
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының универсаль залында халкыбызның яраткан актрисасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, педагог Наилә Хәким кызы Гәрәеваны искә алу кичәсе үтте. Анда Камал театры артистлары белән беррәттән республикабызның башка театрлары вәкилләре, Наилә Хәким кызының якыннары, сәхнәдәш дуслары, шәкертләре дә катнашты. Ә тулы залда – актрисаны әле дә яраткан һәм сагынып искә алган тамашачылар.












