Бүгенге тапшыруда без үз тормышларын авыл белән бәйләргә теләүчеләр өчен мәгълүмат биреп китәргә уйладык. Әгәр дә сез хәзерге вакытта авыл җирендә тормыш артта калып бара, дип уйласагыз — бик ялгышасыз. Кайбер авылларда хәзер бар яктан уңайлыклар булдырылган, шәһәр фатирларыннан 2-3 тапкыр зуррак йортларда яшиләр. Яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзелә, эш урыннары булдырыла.












