Иртәнге чыгарылыш
Казанда «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Студентлар стартабы”, “Корпоратив инновация” һәм “Интеллектуаль милек” номинацияләрендә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында республиканың узган елгы икътисадый күрсәткечләрен югары бәяләде, республикада булган сәнәгать мәйданчыкларына эш йөкләргә һәм аларны әлегә бер генә сәнәгать паркы да булмаган республика районнарында булдырырга тәкъдим итте.
Мөселман кардәшләребез 20 мартта Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә әйтелде. Ураза гаетен үткәрү тәртибе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Көндезге чыгарылыш
Казанның «Мир» кинотеатрында татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» дигзн телесериалның беренче эпизодын тәкъдим итү булды. Премьерада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты: бүгенге караш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланды.
Мөселманнар өчен изге Рамазан-шәриф алдыннан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2026: Төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында оештырылган Татарстанның фәнни проектлары күргәзмәсен карады. Анда мәдәнияттән алып спортка, нефть химиясенә кадәр төрле өлкәләрдәге проектлар тәкъдим ителә
Рөстәм Миңнеханов IT-паркта » Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләде. «Иң яхшы галим» номинациясендә төп призга физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең физика-техника институты фәнни җитәкчесе Кев Салихов лаек булды.
Казан журналистика мәктәбенә нигез салучыларның берсе — Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулды. Педагог һәм галимнең исеме Идел буе төбәгендә журналист белемен үстерү символына әйләнде, ә аның шәкертләре хәзер төбәкнең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында эшлиләр.
Республикаикътисадыквалификациялефәнниһәм инженер-техник хезмәткәрләргәмохтаҗ. БухактаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ай ти паркта Россия фәне көненә багышланган чаралар лекторлары белән очрашуда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов IT-паркта » Фәнни алгарыш” премиясе лауреатларын бүләкләде. «Иң яхшы галим» номинациясендә төп призга физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең физика-техника институты фәнни җитәкчесе Кев Салихов лаек булды.
Режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы рсепублика кино театрларында прокатка чыкты. Ул Советлар Союзы Герое, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган. Фильм каһарман шагыйрьнең фаҗигале язмышын тасфирлый.











