Иртәнге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» коллективын Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турындагы указны имзалады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренче КамАЗ йөк автомобиленең конвейердан төшүенең 50 еллыгына һәм Чаллының 400 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Чаллының 400 еллыгына багышланган юбилей чаралары 22 августта узачак. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов шәһәр советының еллык йомгаклау сессиясендә белдерде.
Республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган Парламент дәресләре башланды. Ул быел Татарстанда игьлан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Татарстанда пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыруга 2 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Шуның 1 миллиард 474 миллион сумы федераль бюджеттан субсидия буларак, тагын 545 миллион 188 мең сумы Татарстан бюджетыннан биреләчәк.
Көндезге чыгарылыш
Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров “КамАЗ” коллективына коллективына Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесен тапшырды. Әлеге югары бүләк Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән бирелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алкалы хоккей буенча ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе, легендар хоккейчы Фил Эспозитоны Татарстанда кабат күрергә шат булуын белдерде. Бу хакта ул MAX мессенджерындагы каналында язган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе, буран булу сәбәпле, Татарстан халкын торак пунктларыннан читкә чыкмаска чакырды. Шулай ук бу көннәрдә мөмкин кадәр шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш ителде. Республика территориясендәге федераль трассаларда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде.
Кичке чыгарылышлар
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин белән Альберт Кәримов ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар эшләп чыгаруга махсуслашкан яңа «Совитал» заводын ачуда катнаштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Сибур” компаниясе генераль директоры Михаил Карисалов «Түбән Кама Нефтехим» предпритяиесендә төп проектларны гамәлгә ашыру белән таныштылар. Алар заманча төзекләндерелгән ремонт-механика заводында, «Лемаев» берләштерелгән оператор бүлмәсендә һәм гексен җитештерү цехында булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга район Советының еллык йомгаклау сессиясендә катнашты. Анда муниципалитет башлыгы Рөстәм Нуриев районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин белән Альберт Кәримов ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар эшләп чыгаруга махсуслашкан яңа «Совитал» заводын ачуда катнаштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Татарстан сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Экспозиция ике өлешкә бүленгән: машина төзелеше өлеше халык иҗаты йортының парковкасында урнашкан, ә бина эчендә республиканың башка сәнәгать предприятиеләре үз продукциясен һәм технологияләрен тәкъдим иткән.
2025 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 110% ка якын тәшкил итте. Бу хакта республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ведомство коллегиясендә белдерде.











