Әйдәгез әле, дусларым, бүген сезнең белән Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 78 нче балалар бакчасына барып кайтыйк. Анда “Аулак-өй көрәш” уены кунакка килгән икән.
Кеше үз туган теленең кадерен белсә генә, милләтләр сакланып калачак. Менә бүген, мәсәлән, бик матур истәлекле көн. Бөтен дөньяда Туган тел көне билгеләп үтелә. Әйдәле, без дә кушылыйк бу бәйрәмгә!












