Тапшыруыбыз бу атнада башланып китәчәк «Сандугач-Соловей» бәйгесенә багышлана. Ул 28 февральдән 3 мартка кадәр Казанда узачак. Бәйге Халыкара статусын йөртә һәм быел 13нче тапкыр үткәреләчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге күләмле чарага багышланган матбугат конференциясе булды, хәзер сезнең игътибарга анда яңгыраган мәгълүматларны җиткерербез.










