Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнашты. Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 420 ишегалдын төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта хисап докладында Мэр Илсур Метшин әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт
шәһәре һәм районы ветераннары, шулай ук мактаулы гражданнары белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәр һәм район Советы хисап сессиясендә катнашты.
Чистай районы — Татарстанның Кама аръягы зонасының стратегик үзәге, алдынгы сәнәгать базасы, авыл хуҗалыгы, бай мәдәни-тарихи мирасы белән аерылып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистай районы Советының хисап утырышында белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде.Ул Восточный космодромын карады. Рөстәм Мңнеханов Благовещский шәһәрендә кышкы спорт төрләре фестивале мәйданчыкларында, Приамурьеның башка мөһим объектларында булачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге муниципалитетлар үсешенә, урыннардагы эшләрнең торышына зур игътибар бирәләр. Бу хакта Лениногорск муниципаль районы Советының хисап утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты нигезендә бушлай һөнәрләр үзләштерүгә укуга гаризалар кабул ителә башлады. Быел барлыгы 7 мең 600 кешен яңадан укыту каралган.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Амур өлкәсе губернаторы белән бергә, ул Благовещенскийдан 180 чакрым ераклыкта урнашкан Россия Федерациясенең беренче гражданлык «Восточный» космодромында булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районында җирле компанияләр продукциясе күргәзмәсен карады. Ул Биектау районы Советының еллык йомгаклау хисап сессиясендә катнашты.
Татарстанда грипп белән авыручылар саны кими. Февраль ахырына авырулар структурасында аның өлеше 26 процент тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Роспотребнадзор»ның Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Амур өлкәсе губернаторы белән бергә, ул Благовещенскийдан 180 чакрым ераклыкта урнашкан Россия Федерациясенең беренче гражданлык «Восточный» космодромында, Албаз хәрби-патриотик паркында булды.