Дусларым, әйдәгез, бүгенге очрашуыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрик әле. Мин бит сезгә буш кул белән генә килмәдем. “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының февраль аенда басылып чыккан саннарын укырга иде исәбем. Иң-иң кызыклы язмаларны гына сайлап алдым бу юлы.












