“Яңа көн” тапшыруын Республикабызда эшмәкәрлеккә бәйле вәзгыять, аңа ярдәм чараларына багышланган әңгәмә белән дәвам итәбез. Безнең студиябез кунагы — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Солтан улы Габделганиев.
Тапшыру туры эфирда бара. » Россельхознадзор»ның ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе, «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» Идрис Гатин белән язгы мәшәкатьләр, терлекләр арасындагы еш очрый торган чирләр, 8 Март җитү уңаеннан уңган терлекче хатын- кызлар турында мәгълүматлар китерелә.










