Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Арбитраж судының 2025 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Арбитраж суды рәисе Виталий Гыйльметдинов хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, ел ахырына суд хезмәткәрләре саны 288 кеше булган, шуларның 74е судьялар һәм 197се аппарат хезмәткәрләре.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Конкурска республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 300 гә якын гариза килгән. Берничә номинациядә 41 җиңүче билгеләнде.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышы булды. Анда узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак һәм быелгы бурычлар турында агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан торак төзелеше күләме буенча Россиянең абсолют лидерларының берсе дип танылды. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.
Республика сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл уздырды. Анда Белоруссиянең «Беллегпром» концерны рәисе Надежда Лазаревич җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Казанның элеккеге Үхзк универсаль сәүдә үзәге бинасында реконструкция эшләре тәмамланды, зур янкорма төзелде. Биредә яңартылган уникаль осталык үзәге булачак, интерактив осталык дәресләре, шоурум һәм квестлар зоналары ясалган. Киләчәктә масштаблы мәгариф һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашыру каралган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күренекле хатын-кызларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
2027 елга “КамАЗ” акционерлык җәмгыятендә автобуслар һәм электробуслар җитештерүне елына ике тапкырга диярлек арттырырга, ягьни 3 меңгә кадәр җиткерергә җыеналар.
Иртәгә, 7 мартта «Локомотив» стадионында 59нчы Казан чаңгы марафоны узачак. Стартка 700дән артык һәвәскәр һәм профессиональ спортчы чыгар дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгындада узган матбугат конференциясендә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов әйтте.