Март аен ваклый башласак та, кыш бер генә дә бирешергә уйламый. Февральдә күпләп кар яуса, бу көннәрдә кисәк суытып җибәрде. Тизрәк калын киемнәрен алыштырырга ашыкканнарга киңәшем шул: иртәрәк әле! Бүген әнә 30 градуска кадәр салкын күрсәтә. Юкарак киенеп урамга чыксаң, көннәрнең җылынып, гөрләвекләр йөгерешә башлаган вакытны салкын тиереп, аврыган килеш үткәрергә мөмкин. Ә яз, җәй – соңарып булса килә! Шуңа күрә җәйге ял вакытыңны планлаштыра башласаң да була. “Сәләт” лагерларына, мәсәлән, гаризалар кабул итү 2 мартта ук старт алды.












