Тапшыруыбызны Таһир Якупов башкаруындагы данлыклы “Олы юлның тузаны” җырыннан өзек тыңлап киттегез. Күренекле җырчының башка җырларын хәтерлибезме, яшь буын башкаручылар өчен Таһир Якуповның мирасы танышмы? Бу турыда без чагыштырмача яңа, ләкин, популярлык казанган Таһир Якупов исемендәге фестиваль-бәйгене оештыручыларның берсе, продюсер Җәүдәт Гыйльманов һәм конкурс лауреаты, Оренбургтан килгән үзешчән җырчы Рузалия Таҗетдинова белән сөйләштек.










