Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Министрлар Кабинеты «Иннополис университеты» автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасын 2026-2027 елларда «Физика-математика алгарышы» проектын гамәлгә ашыруны финанслауны раслады.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкына социаль ярдәм чараларына багышланган турыдан-туры эфир үткәрәчәк. Трансляция иртәгә көндезге сәгать унда Татарстан Хөкүмәтенең «ВКонтакте» дагы социаль бергәлегендә узачак.
Татарстанда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар өчен социаль ипотека ярдәм программасы буенча 2025 елда 29 гаилә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында әйтелде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» генераль директоры Вадим Бадеха Казан авиация заводын үстерү буенча фикер алыштылар. Ту-214 самолетларын җитештерүне арттыру өчен техник яктан заманчалаштыру мәсьәләләре тикшерелде.
«Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга быел 16 миллиард 600 миллион сум акча бирелә,, шуның 4 миллиард 300 миллион сумы- федераль бюджеттан.
Иртәгә, 13 нче мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14нче Республикакүләм ифтар узачак. Ифтар программасы көндезге сәгать өчтә башлана. Оештыручылар ифтарда катнашучыларны әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә өндиләр.
Кичке чыгарылышлар
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 март көнне була. Бу хакта парламент Президиумы утырышында билгеле булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Казан Федераль Университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Халыкара форум ачылды. Ул Казан журналистика мәктәбенә нигез салган остаз Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышлана.

“Татарстанда тәрбия эше һәм балигъ булмаганнарны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтү буенча программалар гамәлдә. Мондый йөкләмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде”, — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Дәүләт Советы Президиумы утырышында.