Иртәнге чыгарылыш
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 март көнне була. Бу хакта парламент Президиумы утырышында билгеле булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
“Татарстанда тәрбия эше һәм балигъ булмаганнарны деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтү буенча программалар гамәлдә. Мондый йөкләмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде”, — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Дәүләт Советы Президиумы утырышында.
Казан Федераль Университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә Халыкара форум ачылды. Ул Казан журналистика мәктәбенә нигез салган остаз Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышлана.
Көндезге чыгарылыш
Иннополистагы технопаркта Россия Табигать күзәтчелегеИдел- Чулман төбәкара идарәсенең 2025 елдагы эш йомгакларына һәм 2026 елга бурычларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсе уза. Киңәшмәдә катнашучыларга экологик контроль һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге технологик казанышлар күргәзмәсе тәкьдим ителде.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14нче Республикакүләм ифтар узачак. Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырылды.
Иртәгә, 14 мартта республиканың зур шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Авыл хуҗалыгы продуктлары шәһәр халкына арзан бәядән сатылачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Бәһрейн Короле Хамад Ибн Иса Аль Халиф белән телефоннан сөйләште. «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш тирәсендәге хәзерге вәзгыятькә борчылуын белдерде. Яклар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләргә кайту кирәклеге турында килеште.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kaзан диджитал Халыкара форумын хәзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны видео элемтә аша Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде.
Иннополистагы технопаркта Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Идел- Чулман төбәкара идарәсенең узган елгы эш йомгаклары буенча киңәйтелгән киңәшмәсе булды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Табигать күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.











