Бу атна азагында Корбан бәйрәм үткәрелә. Шул уңайдан тапшыруда Татарстан Министрлар кабинетының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнаша. Ул Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә дә туктала, Республикада корбанлык сарыклар җитәрлек булуы, башка төбәкләрдән китерелгән терлекләрне алмаска тырышырга кирәклеге турында өнди.










