Бүген, 19 мартта, Россиядә су асты диңгезчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан бүгенге тапшыруыбызның кунагы — «ТР Диңгезчеләре җыены» төбәк оешмасы Советы рәисе урынбасары, 2 ранг капитаны Габделхәмит Абдуллаҗанов.
«Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» республика бәйгесен оештыра. Эшләр 20 майга кадәр кабул ителә. Гран-при иясенә төп бүләк – Гомрә хаҗына юллама. Бу хакта тапшыруда «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.










