Бүген бу тапшыруда – Яңа ел!
Чү, туктагыз әле, Яңа ел гыйнвар аенда ук башланды бит инде, буталмадыгызмы, дия күрмәгез. Юк, буталмадык. Безнең борынгы бабаларыбыз яңа елны 21 март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта, табигатьнең яңару, яшәрү чорында каршылый торган булганнар. Тапшыруыбыз Нәүрүз бәйрәменең тарихы һәм эчтәлеге турында.












