Атналык күзәтү.
Бу атнада Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездының пленар утырышы узды.
Россия Федерациясе субъектларында язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышы узды. Анда Республиканың язгы кыр эшләренә әзерлеге булуы билгеләп үтелде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең һәрберсе татулык традицияләрен ныгытуга үз өлешен кертә. Ветераннар арасында үткәрелә торган “Балкыш” фестивалендә дә милләтләр арасындагы дуслыкның матур үрнәкләре урын ала.










