Язгы каникул башланып китте, рәхәтләнеп ял итү һәм соңгы чирек алдыннан көч җыю чоры бу. Бүгенге тапшыруыбызда сезне шигъри җанлы һәм нечкә күңелле яшьтәшләрегез белән очрашу көтә. Шулай ук игътибарыгызга “Мең дә бер һөнәр” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәрбез.










