Бүген, 2 апрель көнне, Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан без бүген сабый күңелле, тәмле, акыллы сүзләр белән тәрбияли белә торган язучылар белән очрашырбыз. Иң беренче әңгәмәдәшебез — шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы премияләр иясе, 5 бала анасы Йолдыз Шәрәпова.










