Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ» форумында хезмәттәшлек турында берничә документка кул куюда катнаштылар.
Татарстан Фәннәр Академиясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Нурлат районында булды. Ул республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты
Көндезге чыгарылыш.
«Татнефть» компаниясе 2025 нче ел йомгаклары буенча «Җаваплы бизнес лидерлары » илкүләм премиясе лауреаты булды. Коллективны Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге съездында бүләкләделәр.
«Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә депутатлар гражданнар белән очрашты. Аларны Федераль Җыенның Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, Казан шәһәре Думасы депутатлары кабул итте.
Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә.Татарстан хәрби комиссары Юрий Беляевнең әйтүенчә, апрель – июль айларында Татарстаннан 3 мең 200 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру күздә тотыла.
Кичке чыгарылыш.

Иртәгә, 4 апрельдә Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» дигән китабы тәкъдим ителә.