Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан» клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын карда волейбол уйнау буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше юл-төзелеш эшләре белән бәйле. Хәзер төзекләндерү сезонына хәзерлек бара. 2026 елда илкүләм проект буенча 200 чакрымнан артык озынлыктагы төбәк юлларын ремонтлау һәм уннан артык ясалма корылманы яңарту ниятләнә. Татарстан башкаласында бердәм кизү тору диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгаларының торышына даими мониторинг үткәрә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив рәвештә хәл итү өчен аны шәһәр районнары хакимиятләренә тапшыра.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икенче яртыеллыкта сөткә сатып алу бәяләренең артуына исәп тота. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов белдерде.
Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне законсыз кертү омтылышлары туктатылды. Бу хакта республика Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев әйтте.
Татарстан 2026-2027 елларда республикага өстәмә рәвештә Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 569ны табиб җәлеп итәргә җыена.
Кичке чыгарылыш
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик кул куйды.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп республика парламентының элеккеге Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин билгеләнде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән терлекләрне законсыз кертү омтылышлары туктатылды. Бу хакта республика Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев әйтте.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик кул куйды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Зәкят хәйрия фонды Дагыстанның “Инсан » хәйрия фонды белән берлектә, Төньяк Кавказ Республикасында су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен акча җыюны игълан итте.