Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык минитсрлыгы коллегеиясе һәм “Дәүләт Советының “Яшәү өчен инфраструктура” юнәлеше буенча уртак утырышында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров белән очрашты. Алар авиация тармагын үстерү, Казан авиация заводын техник яктан яңадан коралландыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышы 15 апрельдә була. Анда Премьер-министр Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотачак. Бу хакта республика парламенты Президиумы утырышында ачыкланды
Көндезге чыгарылыш
Россиянең 22 төбәге гаилә ипотекасы буенча лимитларны арттыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе һәм Россия Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында белдерде.
Бүген “Казан-экспо” күргәзмәләр үзәгендә 20 нче Россия венчур форумының эшлекле программалары башланды. «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» дигән темага пленар утырыш уза.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Казан Экспо” үзәгендә XX Россия венчур форумын ачуда катнаштылар. Пленар утырышның темасы “Технологик лидерлык — киләчәккә инвестицияләр” дип атала. Анда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның котлавы укылды.
Ташламалы Ай – ти -ипотека гамәлдә булган чорда Татарстанда торакка 4 мең 600дән артык кредит бирелгән, аларның гомуми күләме 42 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта республика Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов белдерде.
Казанның «УРАМ» экстрим-паркы «Россия парклары» Бөтенроссия премиясенең «Ел спорт паркы» номинациясендә финалына чыкты. Парк берьюлы өч үлчәмдә: яшьләр үзәге, спорт объекты һәм иҗтимагый киңлек буларак эшли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Казан Экспо” үзәгендә XX Россия венчур форумын ачуда катнаштылар. Пленар утырышның темасы “Технологик лидерлык — киләчәккә инвестицияләр” дип атала. Анда катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның котлавы укылды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Питрәч районында булды.
Татарстанда елга транспортында пассажирлар навигациясе 24 апрельдә ачыла. Беренче рейс Казанның Елга портыннан Югары Осланга барачак. Быел навигация сезоны 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.











