Иртәгә 14нче аперль көнне Казанда Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре башланып китә. Гадәттәгечә алар үзләренең репертуарыннан спектакльләрнең иң-иңнәрен сайлап алып килә.
Казан тамашачысы алдында имтихан тотабыз ди алар. Әлеге гастрольләргә зур дулкынлану белән әзерләндек дип белдерделәр матбугат очрашуында. Темаларга килсәк тә төрле өлкәне үз эченә сыйдырган спектакльләр. Ватанпәрвәрлек, мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әсәрләр сайланган. Шунысын да әйтергә кирәк, куелган спектакльләрнең режиссёрлары һәрберсе яңа иҗат атмосферасы тудырган.











