«Россия Ислам дөньясы» икътисады форумы алдыннан һәм 2026 елда башкалабыз Казан ислам дөньясының мәдәни башкалысы дип, игълан ителүен күздә тотып мәркәзебездә төрле чаралар үза. Шуларның берсендә хәбәрчеләребез дә булып кайтты.
10нчы-16нчы гасырларда Ислам татар халыкының сәясәт, икътисад, мәдәнияттә булган төп үсеш юнәлешләрен билгели.
1552елда Явыз Иван Казанны яулап алгынна соң ислам дәүләт дине буларак гәмәлдән чыга. Галимнәр фикеренчә, нәкъ ислам татарларга үзләрен милләт буларак саклап калырга ярдәм итә.
Гәрәб һәм төрки илләре татарларның гөреф-гәдәтләре, көнкүреш һәм мәдәниятенең формалашуына йогынты ясамый калмый, шулай итеп бердәм гомуммилли мөселман дөньсы барлыкка килә.
Бу милли кием, бизәнү, көн-күреш әйберләрендә ачык чагыла.
Намазлыкклар аерым урын били.
Очрашуга килүче кунаклар хозурына сирәк очрый торган балык сөяләреннән, хөрмә тешләреннән, агачтан ясалган тәсбихләр, шамаилләр, төрле фотолар тәкъдим ителде.
Эльза Әхмәтҗанова, Данил Жданов Татарстан яңалыклары.











