Иртәнге чыгарылыш
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерменче утырышы бу атнаның чәршәмбе көнендә — 15 апрельдә була. Анда Премьер-министр Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотачак.
«АгроВолга – 2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Анда 400дән артык компания үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш, инфраструктура өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тәкъдим итәчәк.
Ташламалы Ай – ти -ипотека гамәлдә булган чорда Татарстанда торакка 4 мең 600дән артык кредит бирелгән, аларның гомуми күләме 42 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта республика Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов белдерде.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мисырга килде. Халыкара Каһирә аэропортында аны илнең сәнәгать министры Халид Хашим Махер һәм Россиянең Мисырдагы эшләре буенча вакытлы ышанычлы вәкиле Юрий Матвеев каршылады.
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачыла, бу узган елгы сроклардан шактый соңрак. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
Халыкара Изге Коръән премиясе Галиәсгар Камал театрында 24 апрельдә узачак. Чара Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү нигезендә оештырыла. Театр фойесында Коръәннең күп гасырлык тарихына багышланган күргәзмә дә эшләячәк.











