Үзе арабыздан китсә дә мең яшәрлек имән булып эше калды. Сүзебез Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгын биш елга якын җитәкләгән Марат Садыйков турында. Табиблар династиясен дәвам иткән алтын куллы белгеч исеме онытылмый. Аның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирелде. Ә якташлары өченче ел рәттән аның туган шәһәрендә милли көрәш турниры уздыра. Буадан махсус репортаж.











