Россиядә алда торган май бәйрәмнәре соңгы сигез елда иң кыскасы була.
Быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулларыннан ял көннәре күчерелмәү сәбәпле кимеде. Нәтиҗәдә, ике тапкыр өчәр көн ял көтелә. Бәйрәмнәрнең беренче өлеше 1 майдан 3 майга – җомгадан якшәмбегә кадәр, ә икенчесе 9 майдан 11 майга — шимбәдән дүшәмбегә кадәр дәвам итә, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән. Гомумән алганда, май аенда атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган.











