Балалар шагыйре Рафис Корбан яңа жанрда иҗат итә башлады. Яңа китабы ни турында?
Балалар әдәбияты өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхес ул. Аны балалар шагыйре дип таныйлар. Сүз шагыйрь Рафис Корбан турында бара. Шигырьләр иҗат итү белән бер рәттән ул прозаик, романнар авторы буларак та таныш. Соңгы романы кем турында? Кичәдән безнең репортаж.
Халыкта иҗаты, исеме киң яңгыраш тапкан язучы, драматург Рафис Корбанның 7 романы бар, алар һәрберсе халкыбызның шәхесләренә багышлана. Соңгысы үтә дә укымышлы, зыялы, бар яктан сәләтле шәхес турында.
Татар театрында куелган спектакльләргә беренче булып музыка язган татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшинең тууына 1нче май көнне 135 ел тула. «Саташкан кәккүк» романы тулысынча аның тормыш һәм иҗат юлын ача.
Бу елны Рафис Корбан Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ул «Әхмәров», «Ватан», «Алиш», «Танкистлар» әсәрләре өчен дәгъва кыла. Биредә ул чын мәгънәсендә яшәгән, көршәкән шәхесләребезнең язмышын ача.
Алия Галиуллина, Максим Коронский, Татарстан яңалыклары.











