Казанның Тукай әдәби музее ел саен апрель ае керүгә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән чираттагы кандидатларны үзенә җыя. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче мәдәният әһелләрен бөтенесен берьюлы Тукай музеенда гына күрергә мөмкин. Соңга калсаң урын да булмый. Татарстанның иң дәрәҗәле премиясенә дәгъвә кылучы кандидатлар килеп керүгә журналистлар сырып ала.Үзе дә Тукай язмышлы , җырчы Шамил Әхмәтҗанов очрашуга иң беренче килде.
«Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен тәкъдим ителгән Илсөяр Иксанова өчен Тукай ул серле бер дөнья.
Очрашуда катнашучыларга Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителгән тагын бер шагыйрь лилия Гыйбадуллина шигырҗләрен укыды.
Иҗаты бай булучыларның нәмзате ел саен тәкъдим ителә. Рафис Корбан, кыска гына вакыт эчендә романчы буларак танылды.
Шулай ук очрашуга килгән Юрий Гвоздь Габдулла Тукай исемендәге премиягә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен дәгъва кыла.
Алексей Барыкин җитәкчлегендәге Кинематографистлар төркеме чыгышларын премиягә тәкъдим ителгән фильм белән аралаштырса, рәссам Владимир Акимов –күргәзмәләренең видеоҗыелмасын, Казан хореография училищесы иҗат коллективы видеоөзек күрсәтте.
Әлеге очрашуга килеп җитә алмаган әмма дәгъва кылучылар арасында «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, шулай ук, төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен Наил Маганов иҗат төркеме һәм Эльмир Низамов, Рабис Сәләхов та бар.
Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада — цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.











